Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тарих эзләреннән...

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә. Анда Россия төбәкләреннән булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша ала.

Бәйге өч этапта үткәрелә:

I этап – 2021 елның 21 мартына кадәр бәйгедә катнашу өчен рәсемнәр кабул итү;

II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү (29-31 март);

III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү (1-15 апрель).

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук татар әдәбиятына юнәлдерелгән рәсемнәр, ягъни классик әсәрләргә иллюстрацияләр дә хуплана.

ИГЪТИБАР! Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» һәм Сабан туе бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр бәйгедә каралмый.

«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев