Моннан соң Фердинанд төрле формадагы ташлар җыя башлый. Почтальон буларак аңа көн саен 30 км. Тирәсе юл үтәргә туры килә. Бу юл элек диңгез астында булганга анда ташлар бихисап булган. Шеваль ташлар җыюын 33 ел дәвам итә. Башта кесәләренә тутырып алып кайтса соңрак кәрзин, аннары көпчәкле арбага күчә. Шул ук вакытта үзенең төп хезмәтен дә башкара.
Җыелган ташлардан, 20 ел дәвамында замокның тышкы стеналарын төзи. Лаеклы ялга чыккач Шеваль архитектура осталыгын үзлегеннән өйрәнеп замокны тулаем төзеп бетерүгә тотына. Аның хыялы чынга аша да, әлбәттә үз тырышлыгы белән.
Әлеге замокта ул төрле халыкларның архитектур стилләрен, мотивларын чагылдыра, монда диннәр дә очрашып матур бизәкләр хасил итәләр. Бер генә стена да гади генә түгел, бар җирдә бизәкләр...
Замокның биеклеге 10, озынлыгы 26, киңлеге 14 метр һәм күз алдыгызга китерегез, бу бер кеше хезмәте белән башкарылган!..
Фердинанд Шеваль 1924 елның 19 августында, 88 яшьтә, замогын салып бетереп 1 ел үткәч вафат була. 1969 елда әлеге замок Франциянең милли мирасы дип игълан ителә.
Нет комментариев