Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

«ӘКИЯТЧЕ СЫЙНЫФ»

Дуслар, сезне 17 нче ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр «ӘКИЯТЧЕ СЫЙНЫФ» конкурсында катнашырга чакырабыз!

2026 елда бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына – 140 ел. Шул уңайдан, Шүрәленең «Сабантуй» журналы белән дуслашуы турында әкият язарга кирәк  Шүрәлегә «Сабантуй» журналының 2025 елдагы кайсы сәхифәләре күбрәк ошаган, ә кайсылары ошап бетмәгән икән? Бәлки ул яңа сәхифә дә тәкъдим итәр?
ШАРТЛАРЫ^
– Катнашучы сыйныфлар «Сабантуй» журналының 2025 елгы саннары белән таныш булырга тиеш.
– Бер сыйныфтан – бер әкият!
 – 17 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр sabantui@bk.ru почтасына «Әкиятче сыйныф» тамгасы белән әзер әкиятне юллагыз.
 – 2026 елның беренче яртыеллыгына язылу квитанциясе күчермәсен беркетегез.
 – Бер сыйныфтан кимендә 5 квитанция күчермәсе кирәк.
2-10 декабрьдә «Сабантуй» журналының телеграм каналында урын алган әкиятләргә тавыш бирү узачак. Иң күп тавыш җыйган әкият – Җиңүче!
Тавыш бирү 11 декабрь көнне 12.00 сәгатьтә туктатыла!
Уңыш елмайган сыйныфка КЫШ БАБАЙ үзе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев