Татар эстрадасының яшь әниләре тагын клип төшерә башлаганнар /фотолар/

Татар эстрадасы йолдызлары - яшь әниләр бер генә дә тик ятмый: тагын клип төшерә башлаганнар.

– Хәзер вакытта без Казанда кунакта, – ди җырчы Айгөл Шәйхетдинова. – Татар эстрадасының бер чорда бәби тапкан әниләре: Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Гүзәл Идрисовалар белән кечкенә балаларыбызны да катнаштырып, өр-яңа җыр яздырып, клип төшерә башладык. Җырын без – биш әни һәм олырак балаларыбыз башкара. Клипны студиядә, аннан балалар кафесына барып төшердек. Мәш килдек бу арада. 5 гаиләдә 21 кеше! Шулхәтле күңелле булды. Эт булып арысак та, күңел белән рәхәтләнеп ял иттек. Иҗатта бергә кайнашуыбыз безне шундый якынайтты. Хәтта бер төрле уйлый башладык. Балаларны гына гади кешечә өйдә, китапча, режим белән тәрбияләп булмады инде. Сәхнә артында үсәләр. Күз тимәсен дип балаларны да, әтиләрен дә (җырчы Ришат Шәйхетдинов – авт.) догалар белән өшкереп торам. Быел зурысы Рәсим мәктәпкә бара, Алла боерса, нишләп бетерәбез, – дип елмая Айгөл.

Зилә Җәләлиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!