Татар филармониясендә виртуоз музыкант Рамил Курамшинның юбилей кичәсе узды /фотолар/

27 сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант Рамил Курамшинның юбилей кичәсе булды. Концертта Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Рәшит Сабиров, Зөхрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Маликов; шагыйрә Эльмира Шәрифуллина;Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов; Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлсирин Абдуллина һәм Ранис Габбазов, юбилярның туганнары – музыкантлар Рафаэль һәм Артур Курамшиннар катнашты. Рамил Курамшин җырчыларга ак баянында үзе уйнады.

Татарстанның Рамил Курамшин татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Татарстан мәдәният министры вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе исеменнән юбилярны филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тәбрикләде. Бу тәбрикләү сюрпризлы иде – Айдар Фәйзрахманов Рамил Курамшинга әнисе – Фәриха Курамшинаның тавышы язылган диск бүләк итте.
"Татнефть" җәмгыяте исеменнән котлауны нефтьчеләрнең "Хәзинә" газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев, Рамил Курамшинның якташлары исеменнән котлауны Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов җиткерде.
Юбилярны шулай ук Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессорлары Сәгыйт Хәбибуллин һәм Әбүзәр Фәйзуллин котлады. Аларның котлавын дәвам итеп консерватория студентларының баянчылар триосы Рамил Курамшинның инструменталь әсәрен башкарды.








Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    218
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    384
    0
    3