Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарча рок яшәсен!

«Лайки» рок-төркеме турында ишеткәнең бармы? Татар музыкасын бөтен дөньяга таныту, оркестр белән концерт кую, клиплар төшерү һәм тагын күп хыяллар белән яна алар.

«Лайки» төркеме  оешканга нибары 1 ел. Алар барысы да «Prima» музыка студиясендә шөгыльләнәләр. Төрле уңышларга ирешкәч, аерым төркем булдырырга уйлаганнар. Беренче җырлары «Лайки» исемле.  Заманча йөрәк символын аңлата.  Төркемгә дә шул исемне бирәләр, һәм бер дә ялгышмыйлар. Балалар арасында бик тик истә калырлык. Төркемнең үз кумирлары да бар икән инде. Төркемнең җитәкчесе Рөстәм һәм Гөлсинә Яхиннар. 

Рок төркемдә барлыгы бишәү: Әскәр Сибгатуллин – вокал башкаручы, Муса Яхин – бас-гитарада, Арсений Исаев – электр-гитарада, Арслан Саләхиев – бәрмә корылмада уйный.  Бердән-бер кызы Дарина Фадеева – клавишларда. 

Уңышлары да шактый аларның. Россия, Республика күләмендәге һәм Казан шәһәрендәге барлык чараларда, бәйгеләрдә актив катнашалар. Киров шәһәрендә узган Россиякүләм бәйгесендә рок-группалар арасында 1 дәрәҗәле лауреат, «Бөркетләр очрага өйрәнә» Россиякүләм бәйгедә 2 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булганнар. Мәскәүдә узган «Карлыгачлар» Халыкара спорт фестивалендә дә чыгыш ясаганнар.

«Без без тырыш, сәләтле. Безгә иң яхшы укытучылар, әти-әниләр терәк, иң әйбәт студиябез һәм командабыз бар» ди төркемдәгеләр. «Лайки» төркеменә уңышлар телибез һәм «Сабантуй» журналының гыйнвар санында алар белән якыннан танышырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев