"Татарча диктант"та катнашучылар Еникиның "Җиз кыңгырау" әсәреннән өзек язачак

29 октябрьдә татар теленнән белемне тикшерү өчен «Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар), Кыргызстанда (Бишкәк) узачак.
Билгеләп үтик, акция дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә, орфография һәм грамматик хаталарны тикшерүгә кызыксынуны уятуга юнәлдерелгән.
Акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә, Россия шәһәрләрендә, Казахстанда һәм Кыргызстанда бер үк вакытта 11 сәгатьтә башлана. Катнашучылар Әмирхан Еникиның "Җиз кыңгырау" әсәреннән өзек язачак. Аларның грамоталыгын филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, язучылар һәм алып баручылар укыячак.
Казанда «Татарча диктант» Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара комммуникацияләр институтында узачак. Диктант текстын Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театр актеры Фәнис Җиһаншин укыячак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.