Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан командасы чаңгы ярышлары буенча Россия Чемпионатында җиңү яулады

Фото: ski-tatarstan.ruТатарстан Республикасы командасы чаңгы ярышлары буенча Россия Чемпионатында җиңү яулады. Архангельск өлкәсендә узган ярышларда безнекеләр 2624 очко җыеп, көндәшләрне артта калды...

Фото: ski-tatarstan.ru
Татарстан Республикасы командасы чаңгы ярышлары буенча Россия Чемпионатында җиңү яулады. Архангельск өлкәсендә узган ярышларда безнекеләр 2624 очко җыеп, көндәшләрне артта калдыруга ирешкән. Икенче урында – Удмурт Республикасы (1831), өченчедә – Коми Республикасы чаңгычылары.
Бу этаптагы узышлардан тыш, тагын узачак ике стартның нәтиҗәләре исәпкә алыначак. 13 апрельдә Апатиты шәһәрендә хатын-кыз чаңгычылар ирекле стиль белән масс-старттан 50 чакрымга чабачаклар. Икенче көнне шулай ук масс-стартка ир-егет спортчылар чыгачак. Ул көнне Мончегорск шәһәрендә алар супермарафон дистанциясендә - 70 чакрымга шулай ук ирекле стиль белән узышачак.
Татарстан җыелмасының баш тренеры Эдуард Галиев сүзләренчә, барлык чаңгычыларыбыз да ярышларда булдыра алган кадәр көчләрен куйды, чемпионатта үзләренең чын көрәшче булуларын күрсәттеләр. Әле аларның марафон узышларында да медальләр өчен ярышырга көчләре җитәчәк! Инде калган өч узышта да нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, безнекеләр көндәшләреннән бик күпкә алда бара, һәм командалар исәбендә Россия Чемпионатын алдан җиңүче булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев