Театр артистлары татар теленә багышланган яңа флешмоб башлап җибәрде /ВИДЕО/

Камал театры артисты Илнур Закиров белән аның тормыш иптәше, скрипкачы Динә Закирова инстаграмда “Балам-багалмам” дип исемләнгән яңа флешмоб башлап җибәрде.

– Балалар безнең киләчәгебез. Без аларның тәртипле, иманлы булып үсүләрен телибез. Боларның барысы да гаиләдән башлана. Никадәр күп эш белән мәшгуль булуыбызга карамастан, балаларыбызның белән туган телдә аралашыйк. Без, Закировлар гаиләсе “Балам-багалмам” хештегы астында флешмоб башлап җибәрәбез. Балаларыгыз белән туган телебездә булган кызыклы аралашуларыгызны, төрле гаилә чараларын видео форматта эстафета итеп таныш-белешләрегезгә җибәрелү сорала, – дип язып куйган Динә үзенең инстаграмында. Һәм эстафетаны Г.Камал театры артисты Раил Шәмсуаровлар гаиләсенә юллаганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.