Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәмле сан

«Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана.

«Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана. Телеңне йотарлык рецептлар, иң файдалы ризыклар, иң кирәкле витаминнар – барысы да бу санда!

Журнал укучылар 13 яшендә 50 дән артык ризык әзерли белүче кыз – Зәйнәп Насыйбуллина белән танышыр. «Беләсем килә!» сәхифәсе май, аксым һәм углеводларның организмга ни өчен кирәк булуын, аларның кайсы ризыкларда аеруча күп икәнлеген аңлатыр. Оста куллы малайлар аш бүлмәсе өчен агач каптыргычлардан аскуйма ясарга, ә уңган кызлар песиле тоткыч тегәргә өйрәнер.

Мәгълүм булганча, аш бүлмәсенең үз кагыйдәләре бар. Кызыклы уен аша аларны истә калдыру җиңел булачак. Кагыйдәләр белән танышкач, тәмле-тәмле ризыклар әзерли башларга да мөмкин. Аларның рецептын укучылар «Тәмлетамак» сәхифәсеннән карый ала. Ризык пешкән арада кызыклы тест үтәргә була: «Сабантуй» журналы кешенең холкын аның нинди җиләк-җимеш яратуына карап белергә тәкъдим итә. «Уен сәгате» сәхифәсендәге биремнәр вакытны тагын да күңелле, кызыклы, файдалы уздырырга булышыр.

Бу санда шулай ук «Шәвәлидән сора» фотокомиксының 7 нче чыгарылышы белән танышырга, яшь иҗатчылар өчен «Илһам» бәйгесе турында белергә дә мөмкин. «Zooдөнья» сәхифәсе кәҗә асрау серләре турында сөйли, ә «Ярыш мәйданы» флорбол уйнарга өйрәтә. «Витаминлы әлифба» ярдәмендә укучылар, һәр витаминның файдасын укый-укый, мәктәпкә әзерләнә ала. Сентябрьгә дә күп калмый бит. Уку елы башлануын көтәсезме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев