Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Туган тел фестивале»

9 ноябрьдә көнне «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасы (Казан шәһәре, Терегулов урамы, 18 йорт) мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның бишенче республикакүләм «Туган тел фестивале»ндә катнашты.

«Туган тел фестивале»н ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасы оештыра. Биш ел дәвамында фестивальдә Татарстан Республикасы балалар бакчаларыннан 500гә якын мөдир, методист, укытучы һәм тәрбияче катнашты.

Татарстан Республикасы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләрен үзара таныштыру, берләштерү һәм татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемалар һәм туган тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру - фестивальнең максатлары:

Балалар бакчаларында татар мохитен ничек булдырырга? Татар теле дәресләренең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга? Балалар татарча иркен аралашсын өчен, дәресне ничек алып барырга? Фестивальдә шушы һәм тагын күп төрле башка сорауларга җавап эзләнәчәк. Әйдәп баручы белгечләр осталык дәресләре үткәрәчәк. Укытучылар, тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнәчәк, татар телендә алып барырга мөмкин булган проектлар белән танышачак (мәсәлән, «Татар телен чит тел буларак өйрәнүдә лексик материалны ныгыту өчен дидактик уеннар куллану», «татар телендә сөйләм телен үстерүдә математик уеннар куллану үзенчәлекләре», «Дәресләрдә көтелмәгәнлек эффектын куллану», «Туган телне үзләштерүдә театр эшчәнлеге. Театр – туган телгә мәдхия» һ.б.). Катнашучы педагогларның үзен кызыксындырган мастер-класска керү мөмкинлеге була. Моннан тыш, һәр осталык дәресеннән соң, спикер белән аралашу, килеп туган мәсьәләләр турында фикер алышу һәм элемтәләр алмашу өчен вакыт бирелә. Шулай итеп, фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләренә тәҗрибә уртаклашу һәм яңадан-яңа идеяләр тудыру мәйданына әверелә.

Фестиваль географиясе быел да шактый киң: Татарстан Республикасының Түбән Кама, Мөслим, Питрәч, Бөгелмә районнары һәм Казан шәһәрләреннән килгән белгечләр спикер буларак остаханә дәресләре уздырачак.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев