Туганнар күп булсын!

Абыйның хатыны миңа кем була? Килен егетнең әнисен ничек дип атарга тиеш? «Сабантуй» журналының ноябрь санын укысагыз, туганлык төшенчәләре турында барысын да белерсез! Бу сан бертуган Сәфәровлар белән таныштыра, танылган туганнарны барлый, кызыклы биремнәр чишәргә чакыра.
Журналның «Китап киштәсе» сәхифәсендә хәбәрчебез Галия фантастика жанрында язылган китаплар тәкъдим итә. Ә Сәидә белән бергә «кринж» сүзенең мәгънәсенә төшенә алырсыз. Зәйнәп «Сабантуй» печеньесы» пешерергә өйрәтер. Әмир кешеләр кулга ияләштергән беренче йорт хайваны – этләр турында сөйләр.
«Сабантуй»ның ноябрь санында кызлар өчен берничә сәхифә бар. Хәбәрчеләребез оекбашлар буяу, сәйләннән йөзек ясау, матур һәм дөрес бизәнү серләрен чишә. Малайлар да бу санда үзләренә кызыклы язмалар тапмый калмас. «Ярыш мәйданы»нда каратэ турында укып, «Шәвәлидән сора» сәхифәсендә Алисәнең туганнарын эзләп, сканворд чишеп, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрер.
«Сабантуй»дагы язмаларны укып кына түгел, карап һәм тыңлап та була! QR-кодларны карагыз, башваткычларны чишегез, мемнарны укып, рәхәтләнеп көлегез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.