Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тукай укулары

24 нче апрель көнне «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова Арчада Яңа Кырлай урта мәктәбендә Г. Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган 14 нче Республикакүләм укуларда жюри әгъзасы буларак катнашты.

"Батыр яуда беленә"  төркемендә укучылар Ватан елы уңаеннан үзләре иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим иттеләр. Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган укулар яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан ел саен үткәрелә. Укуларда  Республикабызның төрле районнарыннан укучылар гына түгел, укытучылар да фәнниукуларда актив катнашты һәм призлы урыннарга лаек булды. 
Укучылар “Габдулла Тукай – патриот шагыйрь”, “Г.Тукайның туганнары”, “Татар телендә беренче газеталар”, “Туган ягымның тарихи һәм табигый һәйкәлләре” “Батыр яуда беленә” ; укытучылар “Габдулла Тукайның педагогик карашлары”, “Гражданлык һәм патриотик тәрбия бирүдә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләрне куллану”, “Сугыш кайтавазы” (Укытучылар иҗат иткән чәчмә әсәрләр) номинацияләрендә үзләренең хезмәтләрен яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев