Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Тукайга ияреп»

Быел бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел. Бу уңайдан, Арча районы Кырлай авылындагы Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы белән берлектә, «Тукайга ияреп» дип аталган бәйге игълан итәбез. Ул яшь юмор һәм сатира осталарын ачыклау, Г.Тукайны сатира остасы буларак ачу максатыннан, 8 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар арасында уздырыла.

Әдәби бәйге берничә номинациядә үткәрелә:
– шаян шигырь,
– юмористик хикәя,
– мәзәкләр (кимендә 5 мәзәк),
– көлкеле әкият,
– мем,
– кызыклы фоторәсем,

Эшләрне 15 нче марттан да соңга калмыйча sabantui@bk.ru адресына җибәрергә кирәк. Хатка «Сабантуй» журналына 2026 нчы елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчермәсен дә беркетү мәҗбүри.
Иң яхшы эшләр «Сабантуй» журналы битләрендә урын алачак. Бәйгегә 2026 нчы елның 1 нче апрелендә йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Кырлайдагы Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында үткәреләчәк.
Конкурс турында тулырак – нигезләмәдә.

 

                      «ТУКАЙГА ИЯРЕП» БӘЙГЕСЕНӘ НИГЕЗЛӘМӘ


1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

1.1.Әлеге Нигезләмә бәйге шартларын, оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2.Бәйгене оештыручылар  – «Сабантуй» журналы редакциясе хезмәткәрләре һәм Арча районы Кырлай авылындагы Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы.
1.4. Бәйгенең төп максаты – 2026 нчы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан Тукайны сатира остасы буларак ачу, балалар арасында юмор һәм сатира осталарын билгеләү.

1.5. Бәйгенең бурычлары:

- балаларның Г.Тукай турында белемнәрен киңәйтү;

- бөек шагыйребез Г.Тукайны сатира остасы буларак ачарга ярдәм итү;

- балаларны иҗатка юнәлтү.

1.6. Бәйгегә оештыру комитеты җитәкчелек итә.

1.7. Оештыру комитеты жюри комиссиясен туплый, бәйге этапларын үткәрү вакытын, урынын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.
1.8. Бәйге турында өстәмә мәгълүмат «Сабантуй» журналының социаль челтәрдәге рәсми битләрендә урнаштырыла.

2. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

2.1. Бәйгедә 8 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

2.2. Бәйгедә катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.
2.3. Районнардан, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнми.

2.4. Бәйге эшләре татар телендә генә тәкъдим ителә.

2.5. Катнашучыларның һәркайсы «Сабантуй» журналына 2026 нчы елның беренче яртыеллыгына язылган булырга тиеш.

3. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

3.1. Бәйге түбәндәге вакыт аралыгында уза:

I этап – 2026 нчы елның 1 гыйнварыннан алып 2026 нчы елның 15 нче мартына кадәр эшләр sabantui@bk.ru адресына  җибәрелергә тиеш.
II этап – 2026 нчы елның 1 нче апрелендә жюри комиссиясе эшләрне тикшерә, җиңүчеләрне билгели.

III этап – Җиңүчеләрне бүләкләү өстәмә хәбәр ителә.

3.2.1. «Тукайга ияреп» бәйгесе түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

– шаян шигырь,

– юмористик хикәя,

– мәзәкләр (кимендә 5 мәзәк),

– көлкеле әкият,

– мем (кимендә 3 мем)

– кызыклы фоторәсем (кимендә 3 фото).

3.2.2. Бәйге буенча таләпләр:

– Катнашучы эше белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; уку урыны юлланырга тиеш;

– Текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, белән җыелган булырга һәм күләме 2 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта редакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы;

– Эшләр sabantui@bk.ru адресына  җибәрелергә тиеш;

– Язманы журналга урнаштырганда, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы.

-

3.2.3. Әсәрнең эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:

– әсәрнең бәйге шартларына туры килүе;

– оригинальлек, иҗадилык;

– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык.

3.3. Бәйгегә юлланган әсәре, гаризасы белән Катнашучы үз материалын бастырып чыгаруга, редакциянең интернет-ресурсларында урнаштыруга ризалык бирә.

4. ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ

4.1. Бәйгедә җиңүчеләр санын Оештыру комитеты билгели.

4.2. Иң яхшы эшләр «Сабантуй» журналы битләрендә урын алачак.

4.3. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев