Укымас җирдән укырсың!
Мәктәбебездә бик бай китапханә эшли. Китапларны барлап, карап торучы, һәркемгә ягымлы, игътибарлы китапханәчебез – Фәридә апа. Аз гына буш вакыт булса, китапханәгә йөгерәбез.
Фәридә апаның китапханәче булып эшли башлавына ун елдан артык вакыт узган. Еллар узган саен аның тәҗрибәсе арта бара. Фәридә апабыз үз эшен бик яратып башкара. Әледән-әле матур күргәзмәләр әзерли, яңа китаплар турында тәмләп сөйләп бирә, китап укучылар конференцияләре уздыра. Кыскасы, укымас җирдән укырлык итә!
Фәридә апабыз китапханәче генә түгел, яраткан укытучыбыз, сыйныф җитәкчесе дә әле. Математика, физика, геометрия, информатика фәннәреннән төпле белем бирә ул. Аның кызыклы дәресләре сизелмичә дә үтеп китә. Ә ул җитәкләгән сигезенче сыйныф мәктәптәге һәр эштә, бәйгедә алдынгылыкны бирми.
Мәктәптә апа булса, өйдә ул – кадерле әни, уңган хуҗабикә. Аның ике кызы һәм бер улы бар. Тормыш иптәше Равил абый белән бергәләп бакчачылык белән шөгыльләнүләрен барыбыз да беләбез. Алар үстергән үзгә сортлы, эре, кызыл помидорлар гына да ни тора!
Фәридә апа гаиләсенә сәламәтлек һәм зур уңышлар теләп калам.
Зәмирә Йосыфова, Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев