Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Халыклар дуслыгы фестивале

18 февральдә Биектау районында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде/

Хәсәнгата Габәши исемендәге 6 нчы Биектау урта мәктәбендә узган чарада район мәктәпләре коллективлары сәхнәдә үзләре сайлаган милләтнең үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәттеләр. Милли ризыкларын күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Катнашучылар күп,  иң мөһиме, күңелләрен биреп әзерләнгәннәр. Мондый чаралар аша укучылар үз халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белергә, күрше халыклар белән дус һәм тату яшәргә омтылырга кирәклеген аңлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев