Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Химиклар шәһәре

Татарстанның Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» заводы ачылганнан бирле зур үзгәрешләр күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдәге балаларга аеруча да зур игътибар бирелә.

Алар яхшы белем алсын һәм илебезнең химия юнәлешендәге югары уку йортларында укып, яңадан үз туган төбәкләренә кайтып эшли башласын өчен завод максатлы юлламалар биреп, студентларга үз стипендиясен түләп укыта. Шулай ук бу уку елыннан Менделеевск каласында «Менделеев дәвамчылары» исемле химия лицее ачылган. Ул башка мәктәп-гимназияләрдән химик юнәлештә укытуы белән аерылып тора. Заманча төзелгән һәм химияне тирәнтен үзләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган уку йорты ул.

Шулай ук быелдан, бөек химик Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел тулуга багышлап, бөтенроссия олимпиадасы үткәреләчәк. Әлеге олипмиадага 35 регионнан 700 катнашучы гариза биргән. 60 финалист 29 февральдән 3 мартка кадәр Менделеевск шәһәрендә очрашып, үз көчләрен сынауны дәвам итәчәк.

Шәһәр үзе дә көннән-көн матурая. Хәзер Кама елгасы ярында махсуслашкан пляж зонасы барлыкка киләчәк. Шулай ук Тойма елгасы ярлары да чистартылган инде. «Аммоний» заводы экология дә игътибар бирергә тырыша дигән сүз.

Әлеге яңалыклар белән «Татмедиа»да узган пресс-конференция барышында Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, «Аммоний» заводы һәм КФУ вәкилләре таныштырды.

Айсылу Имамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев