Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хыялларына тугры мөгаллим!

Кечкенәдән балаларга белем бирергә, укытучы булырга хыялланган һәм еллар узса да үз хыялларына тугры калган мөгаллим Рузалия Сабитова, бүгенге көндә Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан «Галәм» 18 нче татар гимназиясендә технология фәнен укыта.

Рузалия ханым мәгариф өлкәсе – озынайтылган көн төркемендә 1996 елдан бирле хезмәт куйса да, чынлыкта исә чып-чын укытучы булырга тели. «Тыйнаклыгым, оялчан булуым мине гел туктатып килде. Укыта алырмынмы, укучылар белән уртак тел таба алырмынмы кебек сораулар күңелемдә шик тудырды. Тик хыялланудан туктамадым. Тәвәккәлләп, 2008 елдан технология фәнен укыта башладым. Менә 15 нче елым мәктәп, укучылар белән уза. Бу һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим!» – ди Рузалия Арслан кызы.

Ә укучылар аның дәресләрен беренче көннән үк үз итә. Берсеннән-берсе зәвыклы, матур әйберләр бәйләргә, тәмле ризыклар әзерләргә өйрәтә шул, укытучылары. Без гимназиягә кунакка килгәндә дә 6 «А» сыйныфы кызлары технология дәресендә бәйләү серләренә төшенә иделәр. «Иң беренче дәресләрдә энә белән эшләргә өрәнәбез. Кайвакыт кызлар энә дә тота белми. Аннары беренче тегү алымнарын өйрәтәм. Бер тукыма өстенә икенче тукыманы куеп аппликация тегәбез. Рус телендә «лоскутное шитье» дип атала. Төрле тукыма кисәкләрен тоташтырып тегәбез. Кызлар үзләренә алъяпкыч  тегәргә дә өйрәнә. Аннары ыргак белән бәйли башлыйбыз. Йомшак уенчыклар, салфетка-прихваткалар – бу кызларның бәйләргә өйрәнгән кайбер эшләнмәләре генә. Ыргач белән бер дә бәйләп карамаган кызлар, шул кадәр мавыгып китәләр, хәтта үзләренә киемнәр – башлык, шәл кебек әйберләр, сумка-букчалар да бәйләргә өйрәнә башлый. Үзем дә бәйләүдә төрле схемалар, бизәкләр кулланырга тырышам» – ди укытучы, балалар белән дәрестә бәйләгән эшләнмәләрне күрсәтеп.

Рузалия ханым бәйләргә кечкенәдән дәү әнисеннән өйрәнә. «Беренче тапкыр энә тотып тегә башлаганда бармакларыма кадалып, яраланып бетә иде. Тик бәйлисе килү теләге зур булган күрәсең. Яраткан шөгылем сайлаган һөнәрем белән туры килде. Ә бу эшкә укучыларны өйрәтә алу үзе бер шатлык», – ди, Рузалия Сабитова.

Укучыларга теләкләре дә изге аның: «Бернәрсәдән дә курыкмаска, алга барырга, үз хыялларыгызны тормышка ашырыр, куйган максатларга ирешер өчен тырышырга, туктап калмаска!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев