Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яр Чаллыга сәяхәт

«Сабантуй» журналы  сәләтле, каләм чарлаучы укучыларны барлау ниятеннән, республиканың районнардагы мәктәп-гимназияләре белән тыгыз элемтәдә тора.

«Сабантуй» журналы  сәләтле, каләм чарлаучы укучыларны барлау ниятеннән, республиканың районнардагы мәктәп-гимназияләре белән тыгыз элемтәдә тора. Төрле районнардан даими укучыларыбыз, безгә һәрвакыт хатлар язучы хәбәрчеләребез бар.  Шундый укучыларыбыз Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә дә белем ала. Күптән түгел без, редакция хезмәткәрләре, әлеге мәктәптә кунакта булып, балалар белән аралашып кайттык.

41 нче мәктәптә “Ак каурый” әдәби түгәрәге эшләп килә.Түгәрәккә йөрүче егет-кызларның иҗади эшләре безнең журнал битләрендә еш урын ала. Түгәрәк җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Вәгыйзова, укучыларны татар матбугаты белән кызыксындыруда төрледән-төрле алымнар куллана. Узган ел мәктәп укучылары тәкъдиме белән “Сабантуй” журналында  “Ачык хат” сәхифәсе барлыкка килде. Укучылар үзләрен кызыксындырган проблемаларны  безнең басма  аркылы яшьтәшләре белән дә уртаклашты. Һәр санда бүгенге заман балаларын борчыган сорауларга өлкәннәр һәм балаларның фикере урнаштырылды. Моннан тыш, журналдагы  бәйгеләрдә дә актив катнаша 41 нче мәктәп укучылары. Очрашуда “Ак каурый” түгәрәге җитәкчесе Гөлия Вәгыйзовага һәм түгәрәк әгъзаларына “Сабантуй” журналы белән тыгыз элемтәдә булып, татар телен саклауда ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Журналдагы проектлар белән танышып, видеолар карап, укучылар белән аралашып, кызыклы сораулар биреп, түгәрәк өстәл артында җанлы аралашу балаларга да, безгә дә бик ошады.  Викторинада катнашып, укучылар әле бүләкле дә булды. Мондый очрашуларны ешрак үткәреп, мәктәп белән хезмәттәшлек җепләрен ныгытырбыз, дигән өметтә калабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев