Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьләр хөкүмәтенең яңа составында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Яшьләр хөкүмәтенең яңа составында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Республика Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы өчен гаризалар кабул итү кампаниясе 27 июльгә кадәр дәвам итә. Анда 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары катнаша ала. Алар  үзләрен тәкъдим итүче яшьләр катнаша ала. 

Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары алдында түбәндәге бурычлар тора: квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар үткәрү, агымдагы ведомство дәүләт программалары һәм ярдәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирү, проект офисларының эшен алып бару (яшьләр өчен актуаль проектларны гамәлгә ашыру), Татарстанда яшьләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары буенча анализ  формалаштыру, шулай ук һәр ведомствода яшьләр белән эшне анализлау.

Гаризалар җыю тәмамланганнан соң, 8ннән 21 августка кадәр тавыш бирү узачак. Сайлап алынган кандидатлар комиссия алдына үз проектлары белән чыгыш ясарга тиеш булалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев