Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйне «Сабантуй» белән уздыр!

Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!

Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар! Журналның июнь саны ярдәмендә җәйгә планнар корып куй.

Каникул – яңа эшләргә өйрәнү өчен дә яхшы мөмкинлек. «Кул эше. Hand made» сәхифәсендә келәм чигүе белән букча чигү серләренә төшенерсең. «Тәмлетамак» сәхифәсе исә тәмле һәм файдалы смузи әзерләргә өйрәтер.

Ишеткәнең бар идеме, күркәнең башына карап, аның халәтен белеп була икән! Әйтик, стресс кичерсә, бу кошның башы алсу төскә керә, туңса – зәңгәрләнә, ә авырса, каралырга да мөмкин! «Zooдөнья» сәхифәсен укып барсаң, хайваннар дөньясындагы бөтен серләрне белерсең.

Каникул уенсыз узмый, әлбәттә. «Сабантуй»ның июнь саны кызыклы биремнәргә, мавыктыргыч уеннарга бик бай. Аларны үзең генә дә, дусларың белән бергә җыелып та уйный аласыз. Җәеңне «Сабантуй» белән үткәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев