Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Йолдыз апабызның бүген туган көне - КОТЛЫЙБЫЗ!

Йолдыз Шәрапова бүген 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Балалар өчен язылган шигырь, хикәяләре  рус, инглиз, әзәрбәйҗан, чуаш, төрек телләренә тәрҗемә ителгән; төрле елларда 15 китабы дөнья күргән шагыйрә...

Йолдыз Шәрапова бүген 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. 

Балалар өчен язылган шигырь, хикәяләре  рус, инглиз, әзәрбәйҗан, чуаш, төрек телләренә тәрҗемә ителгән; төрле елларда 15 китабы дөнья күргән шагыйрә Йолдыз Шәрапова үзенең укучылары белән очрашулары вакытында иң еш кабатлана торган сорауларның берсе “Йодыз булу кыенмы?”дыр мөгаен. “Минем исемем генә Йолдыз!” - дип җаваплый аларны шагыйрә күп вакыт.
Шулаен шулай да, иллә мәгәр, Минненур ханым, моннан 55 ел элек бердәнбер кызына исем сайлаганда исеме җисеменә туры килерлек, мәгънәле, язмышына йогынты ясарлык булсын дип эзләми калмагандыр.  Юраган юш килә диләрме? Шулай була да бит! Кызының балалар әдәбияты күгендәге якты бер йолдыз булып балкуын күреп, белеп китә әни кеше бу якты дөньядан. Ә моның өчен бөтен алшартлар да була: “Сабантуй”да Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллиннар белән бергә эшләү дә, тәүге китабы - “Антенналы бәрәңге”се (1994 ел чыккач, Шәүкәт абый Галиевтән аңа карата зур бәя алу да эзсез узмый. Җитмәсә “Ел китабы” бәйгесендә икенче урын да нәкъ шушы китапка тәгаенләнә. Болар барысы да сабыйлар иленә, бала күңеленә илтүче олы юлда үзе бер сынау, үзе бер мәктәп була.  Аннан әтисез үскән балачагы да күңелен бик иртә сизгер, шигъри җанлы итә кызның.
- Әти безне миңа бер ай да 13 көн булганда ташлап киткән. Шул китүдән аның безгә килгәне булмады. Гаилә таркалгач, әни кияүгә чыкканчы яшәгән фатир хуҗасы Мәкъбүлә әби янына киредән кайткан.  Мәкъбүлә әби дә ялгыз – ире сугышта вафат булган, бердәнбер баласын югалткан тома ятим карчык иде. Мине шушы ике тол аякка бастырды. Әни шушында - Яңа Тинчәледә (Буа районы) гомер буе математика укытты. Мәкъбүлә әби белән әниле-кызлы кебек 21 ел бергә яшәделәр. Аннан мин КФУ га укырга кергәч, әни Казанга килде. Әниле чаклар тормышымның бик кадерле мизгелләре булган. Әмма ул вакытларның кадерен генә белмәгәнбез икән... - ди Йолдыз ханым хатирәләргә бирелеп.
Тик ул һич кенә дә язмышына үпкәләми. Ходай тагын бер гомер бирсә дә аны нәкъ менә шушы юлдан узачагына шиге юк.
- Дөрес, бер кулымнан әни җитәкләгәндә, икенче кулым буш кала торган иде, шуны күреп, Ходай ул кулыма каләм тоттырды. Әтием булмаганга бик кимсенеп үстем. Җиңел яшәмәдек. Язмышымнан артыгын сорамадым, тиешлесен Ходай үзе бирде. Әтинең мине калдырып китүен балачак акылым бервакытта да гафу итмәде, хәзергесе аңлады да, кичерде дә. Менә шушы күңел каршылыклары җанның иң нечкә кылларына кагылды да иде. Кияүгә чыкканчы әти кирәк дип бәргәләнде җаным... Ходайга шөкер, улларым  бабайны күрәсе килә диделәр... Әтинең үләренә бер ел кала - 53 елдан соң очраштык, бәхилләштек. Улларымны да алып бардым... Менә шушы гомер яшәп, чынга ашмаган бер генә хыялым да калмады бугай инде... - ди Йолдыз ханым үзенчә бер нәтиҗәгә килеп.
Хәер, һәр  чорның  үз хыялы була анысы.
Әйтик, әле кайчан гына  бер-бер артлы дүрт ир бала тапкан Йолдыз җирән чәчле, зәңгәр күзле, сипкелле генә бер кыз турында хыялланган булган. Уллары Сәйдәш, Ядкәр, Айнур, Газиз  дә сеңелләре булуны бик тели дә бит...  “Тапкан очракта да, бишенчесе дә, иманым камил,  малай булган булыр иде, чөнки әни яклап бабамнар җиде ир бала үскән. Аларның балалары да  малайлар гына”, - ди ул.

Бик теләгәч, кыз да бирә Ходай. 2007 елда тәвәккәлләп  бер ятимне бәхетле итеп, Әдиләле булалар. Хәзер инде ул  Сирин кызы  Шәрапова булуына, бер-берсен күз карашыннан аңлый торган, бер-беренең кадерен белгән бәхетле, тулы гаиләгә эләгүенә сөенеп бетә алмый. Иң мөһиме иркә, ягымлы,  назлы кыз булуның ни икәнен белә бу бала.
...«Сабантуй»да ярты җаным калды, дия-дия “Шәһри Казан”да эшли башавына нибары ел да ике ай гына әле Йолдыз Шәрапованың.  Әмма монда да үз укучысын тиз тапты ул.   Тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр, ятимнәр, ишле балалы гаиләләр, аларны яклау, саклау - барысы да аныкылар.  Бу теманы ишетеп кенә белүчеләрдән түгел шул Йолдыз.
Хәер, әле тагын бер бик тә татлы хыял яши Йолдызыбызның күңел түрендә: оныкларын  алдына  утыртып, аларга үзенең китапларын укыйсы, “Туган тел” ле итәсе бар әле аның.
Расиха ФӘИЗОВА
//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев