Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Иркәдән бала тәрбияләү киңәшләре

Җырчы Иркә бүгенге көндә 3 кыз үстерә. Исемнәре дә берсеннән-берсе матур: Айсылу, Сөембикә һәм Әминә. Кызлар - нәзберек һәм нәфис затлар - аларны үстерү җиңел түгел. Танылган җырчы бала тәрбияләгәндә...

Җырчы Иркә бүгенге көндә 3 кыз үстерә. Исемнәре дә берсеннән-берсе матур: Айсылу, Сөембикә һәм Әминә. Кызлар - нәзберек һәм нәфис затлар - аларны үстерү җиңел түгел. Танылган җырчы бала тәрбияләгәндә нинди принцип-кагыйдәләргә таяна икән? Шул хакта үзеннән сораштык.

— Шәхси тәҗрибәгездән чыгып, яшь әти-әниләргә киңәш бирегез әле, Иркә: тәүфыйклы бала, уңышлы шәхес, бәхетле кеше ничек тәрбияләргә?
— Минем тәҗрибә шуның хәтле генә әле, 30-ны узсак та, әти-әниләребез акылы белән чагыштырганда үзебез дә һаман шул бала-чага. Тормыш өлгесе, һәр нәрсәдә үрнәк, тормыш гыйлеме чыганагы булып бүгенге көндә әти-әнием тора. Замана балаларын әби-бабасы тәрбиясендә үстерергә кирәк, минемчә. Авыл кирәк. Менә шул кабатланмас шәхес, иманлы кеше формалаштырыр, үзеңә картлык көнеңдә терәк була белердәй бала үсәр. Мунча, печән күреп, сафа һава сулап үсүгә ни җитә!
— Концертлар белән йөргәндә балаларызны әниегезгә калдырасыз, димәк?
— Әйе, гел ярдәм итеп торалар, исән генә булсыннар. Беренче кызым туганда үзем дә бала гына идем әле, икебезне бергә аякка бастырдылар. Хәзер тормыш агымына кушылып ныгысак та һәрдаим әти-әни назы, төпле киңәше, акыллы сүзе кирәк.
— Балаларыгызны нинди түгәрәк-секцияләргә йөртәсез?
— Йөртмим. Олысы әйбәт укый, шуннан башканы белми, анда-монда йөрисем килә дип теләк белдерми. Уртанчысын биюгә бирәсе килә-килүен, озакламый берәр кая урнаштырасы булыр. Кечкенәсенә әле иртәрәк. Хәзерге заман әниләренә хас булганча, бала теләгенә каршы барып, бөтен җиргә алып йөрүчеләрне аңламыйм. Бирелмәгән икән ул сәләт нишләтсәң дә килеп тумый бит инде? Юк белән азапланганчы, әдәп-әхлак, этика кагыйдәләренә өйрәтү мең өлеш әйбәтрәк бит.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев