Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Замирә Рәҗәпова: “Балаларыма карыйм да куркып куям... Гомердә беренче тапкыр ятимлек хисе биләп алды...”

Социаль челтәрләрдә татар телен яклап язылган текстлар, шигырьләр, картиналар, видеолар куелу дәвам итә. Бу эштә танылган йолдызлар, ТВда алып баручылар аеруча актив эш алып бара. Һәр кайсы үз сүзен ә...

Социаль челтәрләрдә татар телен яклап язылган текстлар, шигырьләр, картиналар, видеолар куелу дәвам итә. Бу эштә танылган йолдызлар, ТВда алып баручылар аеруча актив эш алып бара. Һәр кайсы үз сүзен әйтеп калырга ашыга. Балалары белән бергәләп “И, туган тел”не җырлыйлар.
[embed]https://www.instagram.com/p/BaojQkKnTt5/[/embed]
- Балаларыма карыйм да, куркып куям, – ди Замирә Рәҗәпова. – Ирексездән кайчандыр укыган Чыңгыз Әйтмәтовның “И дольше века длится день” романы искә төште, бигрәк тә маңкортлар язмышы. Башларына терлек карыны ябып, исәрләндерелгән кешеләр... Карта башка ябышып ката, кешенең үсеп чыккан чәчләре кире башны тишеп керә. Нәтиҗәдә, кешеләр бер ни хәтерләмәүче, нәселен, телен, милләтен белмәүче, буйсынучы җан иясенә әверелә. Җәмәгать, маңкортларга әйләнеп барабыз түгелме? Нишләргә? Барып сыеныр җиребез, яклаучыбыз юк. Гомердә беренче тапкыр ятимлек хисе биләп алды, – дип ачына танылган алып баручы.

“Манзара” тапшыруы журналисты Ләйсән Хөснуллина да улының “Мин татар малай” дип әйткән сүзләрен видеога яздырып, инстаграмга урнаштырган. Һәм үзе белән булган бер хәлне бәян иткән:
- Бер чит төбәктә яшәүче дустым белән телефоннан сөйләшәм. Гел татарча гына сөйләшкән дустым, кинәт кенә рус теленә күчә. Мин аңа татарча әйтәм, ә ул русча сөйләвен дәвам итә. Гаҗәпләнәм, ләкин ник шулай булганын сорамыйм. Соңрак миңа шалтыратып гафу үтенә. “Янымда кеше бар иде, татарча сөйләшә алмадым”, – дип аңлата. Мин шунда “И, мескеннәр” дип уйлап куям. Бүген исә, балаларым, туасы оныкларым өчен борчылам. Алар да мескеннәр булмасыннар иде.
[embed]https://www.instagram.com/p/Bao2NCEjth8/[/embed]
Танылган йолдыз Радик Юльякшин да тел проблемасын игътибарсыз калдырмаган:
- Самарада концерт булды. Шунда бер кыз сәхнәгә менде. “Татарча аңлыйсыңмы?” – дим. “Юк”, – ди. “Алайса ник тыңлыйсың?” – дим. “Ошый”, – дип җавап бирә. Татарча җырларны дус кызы тәрҗемә итеп бирә икән. Үзе дә телебез белән кызыксына башлаган.
"Безнең телебез яшәргә тиеш! Үз телеңне, мәдәниятеңне белмәү оят! Телне балаларга кечкенәдән өйрәтә башларга кирәк. Ләкин башка милләтләрне көчләп укытырга ярамый. Кызыксындыру чарасы булырга тиеш. Үзара иркен рәвештә татарча сөйләшә алсалар да бик җиткән”, – дигән фикер җиткерә Радик.
ТВ алып баручысы Роза Әдиятуллина да кызы Алисәнең курайда “И, туган тел” көен уйнаган видеосын интернетка элгән.
“Урамда караңгы, балаларга йокларга вакыт. Әмма минеке “И, туган тел”не уйнамыйча ятмыйм”, ди. Уйна, кызым, уйна”, – дип күңелгә керердәй сүзләр дә язып куйган Роза.
[embed]https://www.instagram.com/p/Bao--MyBwhR/[/embed]
Җырчы Ләйсән Гыймаева белән “Тәмле көрәш” тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмовның 2нче сыйныфта укучы кызлары Зифа да “И, туган тел, и матур тел” дип суза... Матур шул безнең телебез, бик матур!
[embed]https://www.instagram.com/p/BaohSpAgfnR/[/embed]
Җырчы Алия Исрафилова: “Мәҗбүри рәвештәме, факультатив буларакмы, улымны мин татар теле дәресләренә йөртәчәкмен. Өйдә дә без татарча сөйләшәбез. Гаиләбез эчендә туган тел югалмаячак. Ләкин дәүләт дәрәҗәсендә туган телебезгә карата барган мыскыллы мөнәсәбәт белән килешеп булмый”, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев