Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Журнал белән һәр көн бәйрәм!

2024 нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу компаниясе башланды.

«Сабантуй» журналы Казан мәктәпләре өчен иң кулай ысул – альтернатив язылу тәкъдим итә. Мондый язылу белән беренче яртыеллыкта 1000 укучы журнал укый алды. Журналларга альтернатив язылу почта бүлекчәләрендә язылуга караганда күпкә отышлырак. Басмаларны да ай саен үзебез гимназия-мәктәпләргә китереп бирәбез. Башка елларда мондый язылуда Казан мәктәпләре генә катнашса, быел Чаллы шәһәре, Биектау, Яшел Үзән һәм Балтач районы белем йортлары да кушылды. Чаллы шәһәренә ай саен 100 ләп журнал озатыла. М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия 32 экземпляр, Г.Аккыш исемендәге 84 нче лицей-интернатка 28 экземпляр журнал килә. Шулай ук 41 нче һәм 18 нче мәктәпләр дә язылуда катнаша.
Яшел Үзән районының Осиновада урнашкан  С.К. Гиматдинов исемендәге гимназиягә 30 лап журнал,  Яшел Үзән шәһәрендәге 5 нче мәктәпкә 103 журнал укучыларыбызга таратыла.
Казан шәһәре белем йортлары да актив. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбе, Ф.Г. Аитов исемендәге 12 нче гимназия, 146 лицей, 14 нче гимназия,11 нче татар гимназиясе, Г.Ибраһимов исеменәге 17 нче татар гимназиясе, 175 нче гимназия, 35 нче лицей, 18 нче гимназия, 149 нчы лицей, К.Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп, 4 гимназия  шундыйлардан.
«Альтернатив язылу оештыруда үзеннән өлеш керткән һәр укытучы-мөгаллимнәребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар редакция белән  ата-аналар арасында күпер салучылар. Балаларда татарча китап-журнал укуга кызыксыну уятуда да укытучыларыбызның өлеше зур. Алар үзләренең дәресләрендә журналыбызны кулланалар, өй эшләрен журналдан бирәләр, бәйгеләребездә дә актив катнашалар. Казандагы башка мәктәпләрне дә мондый язылуда катнашырга чакырабыз» – ди баш мөхәррир Зилә Фәйзуллина.
Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе ел саен иң күп язылучылар исемлегендә. Ел саен абунәче укучылар өчен гимназиядә  «түгәрәк өстәл» оештырылды. Ел саен гимназиядә подписканы менә шулай зурлап, бәйрәм форматынада уздыралар биредә.  Һәр 2-4 сыйныфлар бердәм булып журналга альтерантив ысул белән  сыйныфлары тулаем языла. Әйтик, 2024 елның беренче яртыеллыгында «Сабантуй»га язылучылар – 191 укучы булса, икенче яртыеллыкта 213 укучы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев