Бәрәңге кайда туган?

Сәлам, дуслар! Мин сездән: “Бал кортына ук нигә кирәк?” – дип сораган идем. Рүзәл, һәрвакыттагыча, беренче! Чыннан да, ук бал кортына дошманнарыннан саклану өчен кирәк. Ул кечкенә чәнечкеләр белән капланган энә рәвешендә. Бал корты угын кадаса, кеше яки хайван тәненнән аны кире тартып чыгара алмый, ук бал корты тәненең бер өлеше белән кала. Шуңа да бал кортлары сирәк очракларда, үзләренә куркыныч янаганда гына чага.
Бүгенге соравым мондый: бәрәңге кайда туган?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.