Иң зирәкләр – Сабада

2021-2022 нче уку елының иң зирәк һәм тапкыр укучылары ачыкланды! "Зирәкләр һәм тапкырлар клубы"нда актив катнашып, һәр биремгә җавап җибәрүчеләр шактый иде. Быел, башка еллардан аермалы буларак, һәр турга аерым нәтиҗә чыгарылмады. Чөнки журналның чыгу вакыты кичектерелде һәм ул укучыларга соңрак барып ирешә башлады. Шуны истә тотып, җавапларны ел буе кабул иттек.
Кадерле укучылар! Мин сезгә биремнәрне җәй дәвамында сайтта анализларга тәкъдим итәм! Актив катнашуыгызны көтәм!
Ә хәзер җиңүчеләрне игълан итәргә вакыт.
I урын – Язгөл Яруллина, Саба районы Мичән төп мәктәбе укучысы
II урын – Зәйнәп Имамиева, Саба районы Югары Симет урта мәктәбе укучысы
III урын – Азнакай районы, Җиңү бистәсе мәктәбенең "Кызыклы грамматика" түгәрәге әгъзалары
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру вакыты һәм урыны турында соңрак, һәркайсыгыз белән элемтәгә кереп хәбәр итәрбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.