Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

Икенче һәм өченче турга нәтиҗә

Инде теләге булганнар биремнәрне чишеп бетерде кебек. Җиңүчеләрне билгеләсәк тә була.

Сәлам, дуслар! Зирәкләр һәм тапкырлар, сез кайда? Быел минем сорауларга җавап бирүчеләр, никтер, күп түгел. Әллә сораулар катлаулы, әллә инде журналлар соң барып җитә?.. Шуңа да икенче һәм өченче турга нәтиҗә ясамыйча озак көттем. Тагын берәр зирәк укучыбыз журналны алыр да, минем сорауларга җавап язып җибәрер дип өметләндем. Инде теләге булганнар биремнәрне чишеп бетерде кебек. Җиңүчеләрне билгеләсәк тә була.

Икенче тур биремнәренә дөрес җаваплар:

1.5 сум.

2.Кибеткә өч кеше барган: әби, әни һәм кыз.

3. 2 сум, 50 тиен, 50 тиен.

Бу турда Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Зәйнәп Имамиева һәм Саба районы Мичән төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина алтышар балл, ә Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары 5 балл туплады.

Өченче тур биремнәренә дөрес җаваплар:

1. 4 цифры.

2. 12 кәнфит калган.

3. Матроскинга.

Бу турда Зәйнәп Имамиева, Язгөл Яруллина һәм “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары барысы да  алтышар балл туплады.

Катнашучыларга зур рәхмәт һәм уңышлар! Сездән хатлар көтеп, Фәнсөяр Гыйлембаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев