Тасманың озынлыгы күпме?

Сәлам, дуслар! Бигрәк зирәк инде сез! Алдагы соравыма җавап тапкансыз бит, ә?! Әйе, сүз кара карлыган турында иде.
Бүген мин сезгә математиканы искә төшереп алырга тәкъдим итәм. Сорау мондый: бер ягы 5 сантиметр булган квадратны яклары берәр сантиметрлы квадратларга бүлгәннәр. Килеп чыккан квадратлардан тасма ясаганнар. Әлеге тасманың озынлыгы күпме?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!