Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

VI тур җиңүчеләре

Алтынчы турга йомгак ясар вакыт та җитте.

Сәлам, дуслар! Алтынчы турга йомгак ясар вакыт та җитте. Иң элек, гадәттәгечә, дөрес җавапларны карыйк.

Беренче биремнең җавабы – сары өчпочмак. Фигуралар тезелешендә «түгәрәк – квадрат – өчпочмак» эзлеклелеге кабатлана. Салават күпере төсләре тәртибе буенча сары төс туры килә.

Икенче биремдә Ләйлә Ләйсән белән шахмат уйный. Чөнки шахматны ялгыз гына уйнап булмый.

Өченче биремдәге урамда 76 йорт бар. Чөнки бер урынлы сан белән билгеләнгән йортлар саны – 9. Калган 134 цифр – ике урынлы сан белән билгеләнгән йортларда. Андый йортлар – 67. Димәк, барлыгы 76 йорт килеп чыга.

Ә хәзер җиңүчеләргә күчәм. Бу юлы ЗТКга хатлар бик күп килде. Катнашучылар арасында безгә әле беренче тапкыр гына язучылар да бар. Мәсәлән, минем биремнәрне 5 яшьлек Риназ Мирьякупов эшләп караган. Бер биремнең яртысына гына «теше үтсә» дә, Риназның тырышлыгы сокландыра! Аңа бу турда 1 балл. Риназга алга таба уңышлар телим!

Бу турда Спас районы Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалының 6 нчы сыйныф укучысы Рияз Садретдинов – 3 балл, Кукмара районы Березняк мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары – 4 балл, ә Биектау районы Мүлмә мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Назилә Гәрәева – 5 балл туплады.

Өченче сорауда бераз ялгышып, чишелеш тәртибен дөрес күрсәтсәләр дә, җавапны дөрес язмаган Диләрә, Искәндәр, Әминә Зиннуровларга (Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы) 4 балл бирдек.

Бу турның барлык биремнәренә дә дөрес җавап биреп, алтышар балл җыючылар – Арча районы, Носы авылыннан Кәрим Абдуллин, Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нәфисә Имамиева, Башкортостанның Кушнаренко районыннан Зифа Нуриева, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылыннан 4 нче сыйныф укучысы Диләрә Зәйнуллина, Яңа Чишмә районы Шахмай авылыннан 3 нче сыйныф укучысы Кадрия Багаутдинова, Саба районы Мичән төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина, Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең «Кызыклы грамматика» түгәрәге әгъзалары, Казандагы «Адымнар» мәктәбенең 1 Ж  сыйныфы укучысы Данис Гайфиев, Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укучылары.

Барыгызны да котлыйм! Бөтен катнашучыларга да зур рәхмәтемне белдерәм! Уңышларыгызның уңышка ялгануын теләп, сездән хатлар көтеп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев