Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Китап – белем чишмәсе

23 апрель - Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне

23 апрель - Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне

 

Бөтендөнья китап көне итеп ни өчен нәкъ менә 23 апрельне сайлаганнар соң? Бүген Уильям Шекспир, Морис Дрюон, Хальдоур Кильян Лакснес һәм башка күп кенә язучылар һәм мәдәният эшлеклеләренең туган көне икән.

Дөньяны Интернет яулап алган бер заманда, китапның кирәге калмады, дип уйласагыз, бик тә ялгышасыз. Ул әле дә – төп белем чыганагы. Китап көненә багышланган халыкара чараларда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу да китапның дәрәҗәсе турында сөйли ләбаса! Дөньяның күп кенә илләрендә бу көнне күргәзмәләр һәм ярминкәләр уза, язучылар чыгыш ясый.

Дөньядагы соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә, китапның роле тагын да артты. Балалар гына түгел, олылар да китап укуга күчеп, вакытларын файдалы үткәрә башлады.  Китап - белем чишмәсе, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Сезнең өчен файдалы сылтамалар:

Татарстан Милли китапханәсе онлайн режимда эшли башлады

Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре

Балагыз китап яратсын дисәгез…

Китап укучыга 8 киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев