Банан коктейле

Якыннарыгызны шатландырасыгыз килсә, тәмле коктейль ясап сыйлагыз.

Кирәк була:

1-2 банан, ярты литр сөт, 2 чәй кашыгы вакланган шоколад.

 

Эш тәртибе:

Бананны чистартып кисәкләргә бүләбез дә сөткә салып, миксерда 3-4 минут тирәсе әйләндереп алабыз. Килеп чыккан массаны биек бокалларга салабыз, өстенә шоколад сибәргә була.

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: