Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Бөтнекле печенье

Бөтнекле сагыз чәйнәгәнең яисә бу үлән белән чәй эчкәнең бардыр. Ә бөтнекле печеньедан авыз иткәнеңне хәтерлисеңме? Әйдә, аны бергәләп әзерлибез!

Кирәк булачак:

7 грамм бөтнек, 50 грамм шикәр комы, 1 йомырка, 100 грамм ак май, шоколад, 150 грамм он.

Әзерләү тәртибе:

Шикәр комы һәм бөтнек яфракларын блендер белән ваклыйбыз. Шуңа 1 йомырка, 100 грамм йомшартылган май салып, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Вакланган шоколад һәм он өстибез дә кул белән камыр басабыз. Камырдан зур булмаган түгәрәкләр ясап, табага тезәбез. Печеньены 180ºС ка кадәр җылытылган мичтә 20 минут чамасы пешерәбез. 

100 грамм печеньеда 6 грамм аксым, 27 грамм май, 47 грамм углевод бар. Ул сиңа 453 килокалория энергия бирәчәк.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев