Логотип Журнал Сабантуй
Табын

"Чикләвек" печеньесы

Тәмле һәм җайлы рецепт


Ингредиентлар:
1. Шикәр комы - 150 гр
2. Йомырка - 2 шт
3. Маргарин - 250 гр
4. Чәй содасы - бал кашыгы очында
5. Он - 2 стакан
Эчлек өчен:
1. Куертылган сөт - 2 банка
2. Төелгән чикләвек - 100 гр
Әзерләү процессы:
1. Башта эчлекне әзерләп куйыйк. Аны әзерләү өчен куертылган сөт һәм төелгән чикләвекне болгатабыз.
2. Камыр: йомырка белән шикәр комын болгатырга, маргарин, сода һәм он өстәргә.
3. Камыр басып, юка итеп җәябез, махсус формаларга салып пешереп алабыз.
4. Пешкән ярымшарларны формадан алгач суытабыз, эчлек салып, капма-каршы китереп ябыштырып "чикләвекләр" хасил итәбез.

 

Әзер! Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев