Логотип Журнал Сабантуй
Табын

ДЖЕМЛЫ ПЕЧЕНЬЕ

18 декабрь – печенье пешерү көне

18 декабрь – печенье пешерү көне

80-90-нчы еллар балаларына бу рецепт яхшы таныш: җәй әзерләп куелган кайнатмадан, майлы камырдан әзерләнә ул һәм гаять тәмле була. Үзегез дә пешереп карап шуңа инаныгыз әле.

ИНГРЕДИЕНТЛАР:
- 500 г он
- 200 г ак май
- 250 г шикәр комы
- 2 аш к. каймак
- 1 бал к. чәй содасы
- 300-500 мл җиләк кайнатмасы
ӘЗЕРЛӘҮ ПРОЦЕССЫ:
1. Ак майны эретәбез. Ул эрегәч өстенә йомырка, шикәр комы, каймак, сода һәм он салып болгатабыз. Куе камыр килеп чыгарга тиеш.
2. Әзер камырны 3:1 хисабы белән ике өлешкә бүлеп, 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
3. Майланган табага камырның зур өлешен җәябез. Камыр өстенә джем агызабыз. Камырның кечкенә өлешен угычтан яки иттарткычтан чыгарып, джем өстенә җәябез.
4. Печеньены 200 градускача җылытылган духовкада, 20 минут тирәсе пешерәбез. Пирог формасында да, печенье кебек тә кисәргә була.
ЧӘЙЛӘРЕГЕЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев