Эремчекле сырник

Туклыклы, тәмле, тиз әзерләнә! Хуҗабикәләр нәкъ менә шундый ризык турында хыяллана бит. Ә аның рецепты – бездә! Алыгыз да пешерегез!
Камыр өчен 500 грамм эремчек, 3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 1 кап камыр йомшарткыч (ванилин өстәргә дә була), 2 стакан он, бер чеметем тоз кирәк. Кыздыру өчен - үсемлек мае, әзер сырник өстенә агызырга каймак та әзерләп куегыз.
Барлык ингредиентларны салып, камыр әзерлибез. Юеш кул белән кечкенә җәемнәр ясап, аларны онда әвәләп алабыз һәм үсемлек маенда ике яклап кыздырабыз.
Табынга биргәндә сырникларга каймак яки җиләк кайнатмасы агызырга мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне