Логотип Журнал Сабантуй
Табын

ЯШЕЛ ПАСТА

Ура! Җәй җитте! Ә урамдагы яшеллек ничек матур. Бу яшеллек өстәлебездә дә булсын әле. Файдасы күп бит аның. Яшел паста әзерлибез.

Кирәк булачак:

Шпинат, токмач (макарон, спагетти), май (үсемлек мае йә атланмай), он, сөт, сыр, тоз, сарымсак һәм тәмләткечләр.

 

Әзерләү тәртибе:

Шпинатны 2-3 минут суда пешерәбез. Токмачны 7-10 минут шулай ук  суда пешерәбез. Соус ясыйбыз: пешкән шпинатны блендер белән изәбез. Табага май салып онны кыздырабыз. Аннары онга сөт, тоз, сарымсак, тәмләткечләр салып кайнатып чыгарабыз. Сыр һәм шпинатны онлы сөткә кушабыз. Токмач пешкәч, аны соус белән бутыйбыз. Яшел паста әзер!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев