Җиләк-җимешле пудинг
«Пудинг» дигәч тә татлы десерт күз алдына килә. Ә беренче пудинглар иттән әзерләнгән һәм казылыкка охшаган булган. Латин теленнән бу сүз нәкъ менә «казылык» дип тәрҗемә ителә дә! Без исә пудингның җиләк-җимешлесен әзерләп карарга булдык.
Кирәк булачак:
200 мл сөт,
2 аш кашыгы шикәр комы,
1 йомырка,
1 аш кашыгы он,
2 груша,
2 банан,
1 чәй кашыгы лимон согы,
бизәү өчен шоколад, мандарин.
Әзерләү тәртибе:
Кәстрүлгә йомырканы ватабыз, шикәр комы кушып, ул эрегәнче болгатабыз. Өстенә сөт, он салабыз. Әлеге катнашманы, болгата-болгата, 2 минут чамасы кайнатабыз. Ул куерырга тиеш.
Ул арада банан белән грушаны чистартып, блендерда изәбез. Боламыкка, җиләк-җимешләр каралмасын өчен, лимон согы өстибез.
Пудингның нигезе белән җиләк-җимешле боламыкны бергә кушып болгатабыз. Матур савытка салып, вак угычтан уылган шоколад, мандарин кисәкләре белән бизибез.
Язилә һәм Зөләйха Шәмсетдиновалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев