Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Йомшак торт

Баллы ашарга яратучыларны әлеге рецепт аеруча сөендерер.

Кирәк булачак:
Корж өчен
250 грамм шикәр комы
100 грамм май
2 йомырка
120 грамм сөт
190 грамм он
1/2 чәй кашыгы сода

Крем өчен
1 йомырка, 70 грамм шикәр комы, 20 грамм крахмал, 150 грамм сөт

Тортны йомшарткыч
150 грамм сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы

100 грамм тортта – 43 грамм май, 52 грамм углеводлар, 5 грамм аксым бар. Ул сиңа 292 килокалория энергия бирәчәк.

Әзерләү тәртибе:

Шикәр комы белән йомырканы күпертеп болгатабыз. Сөт, он, сода һәм майны кушып камыр ясыйбыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 45 минут чамасы пешерәбез.
Крем өчен йомырка, шикәр комы, крахмалны бергә болгатабыз.
Аннары кайнар сөт салып утта куертабыз. Масса суынгач, аңа май кушып күпертәбез. Сөт белән шикәр комын кайнатып йомшарткыч әзерлибез. Корж пешкәч, аны икегә бүлеп, йомшарткычны сеңдерәбез. Аннары крем сөртеп тортны җыябыз. Өстен тәмле җиләк-җимеш белән дә бизәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев