Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Күңел күтәргеч печенье

Салкын көннәрдә тәмле печенье, кайнар чәй һәм җылы юрган гына кирәк, шулай бит? Әйдә, беренчесен әзерлик!

Кирәк булачак:

250 грамм атланмай, ¾ стакан шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 1 йомырка, 3 стакан он, теләсәгез, мәк, дарчин, ванилин,  көнбагыш өстәргә була.

 

Пешерү тәртибе: 

Йомшартылган атланмай, шикәр комы, тоз, дарчин һәм онны бергә болгатабыз. Шуңа 1 йомырка сытабыз. Яхшылап камыр басабыз. Әзер камырны 8-10 миллиметр калынлыкта җәябез. Төрле фигуралар рәвешендә кисеп, табага тезәбез һәм 180 ºС ка кадәр җылытылган мичтә  25 минут пешерәбез.

 

100 грамм печеньеда 6 грамм аксым, 23 грамм май һәм 52 грамм углеводлар бар. Ул сиңа 436 килокалория энергия бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев