Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Кыстыбый

Кыстыбый, күзикмәк, якмыш... Атамасы - төрле, әзерләү ысулы - бер!

Бу ризыкның берничә төрле атамасы бар. Кайдадыр аны “кыстыбый” диләр, кайдадыр – “күзикмәк”. Хәтта “якмыш” дигән атамасы да бар икән. Аны әзерләү бик җиңел.

Камыр өчен 1 стакан тулар-тулмас сөт, 50 грамм ак май, 1 чеметем тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, 3 стакан чамасы он кирәк. Барысын да кушып, камыр басабыз да 10 минут чамасы өстен каплап тотабыз.

Шул арада уртача зурлыктагы 10-12 бәрәңге әрчеп пешерергә куябыз.

Камырны 12-14 кисәккә бүлеп җәябез. Җәемнәрне кызган коры табада ике яклап пешереп алабыз. Катып китмәсен өчен, әзер камырны каплап торырга кирәк.

Бәрәңге пешеп җиткәч, аннан боламык ясыйбыз. Бераз ак майда кыздырылган суган өстәргә дә була. Гомумән, кыстыбый өчен эчлекне һәркем үзе теләгәнчә ясый ала.

Эчлекне җәемнең бер ягына сылап, икенче ягы белән каплыйбыз. Табынга ак май белән майлап бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев