Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Патшалар пирогы

Камыр өчен: - кыргычта уылган 100 гр атланмай, - 1,5 стакан он. Эчлек: - 500 гр эремчек, - ярты стакан шикәр комы, - 4 йомырка, - ванилин.

Эремчек, шикәр комы, йомырка һәм ванилинны блендер ярдәмендә изеп болгатабыз. Икенче савытта май һәм онны кул белән уабыз. Мичне 180ºС ка җылынырга куябыз. Табага уылган камырның яртысын салабыз, читләрен күтәртәбез. Эчлекне камырга бушатып, өстенә калган камырны сибәбез. Җылынган мичтә 40 минут пешерәбез. Пирогны җиләк белән бизәргә дә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев