«Салават күпере» салаты

Җәй җитү белән, организм үзеннән-үзе җиңел ризыклар сорый башлый. Яшелчә, җиләк-җимешләр күбрәк ашала. Без дә сезгә җиңел, тик туклыклы ризыклардан “Салават күпере” салатын тәкъдим итәбез. Әлеге салат теләсә кайсы бәйрәм табынын бизәп торырлык.
Кирәк булачак:
Кыяр, помидор, болгар борычы, кореяча кишер, колбаса, чипсы, майонез.
Яшелчәләрне барысын да озынча итеп турыйбыз. Тәлинкәгә фотодагы кебек тезеп чыгабыз, уртасына вакланган чипсы салабыз. Табынга бирер алдыннан гына майонез белән бергә барысын да болгатабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Бүген – светофор көне 5 август – Халыкара светофор көне
-
Балалар йолдызнамәсе Сезнең балагызның туган көне кайчан?
-
Тәмле сан «Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана.