Самса рецепты

Камыр:
1,5 чәй кашыгы коры чүпрә;
600 г он;
бер аш кашыгы шикәр комы;
ярты чәй кашыгы тоз;
300 мл сөт;
ике йомырка.
Камырны басабыз, сәгать ярымга кабартырга куябыз.
Эчлек:
600 г фарш;
ике-өч баш суган;
яшел тәмләткечләр;
тоз;
борыч.
Эш барышы:
Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез. Артык тыгызламый гына рулет шикелле итеп төрәбез. Хәзер инде шуны бик зур булмаган өлешләргә кисәбез.
Һәр өлешне түгәрәкләп җәябез.
Һәрберсенең уртасына берәр аш кашыгы эчлек салабыз. Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз. Кырыйларын чеметеп, әйләндереп куябыз.
Әзер сумсаларны кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Казан шәһәр филармониясе заманча «Көлсылу» күрсәтте Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде.
-
VIII тур җиңүчеләре Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз.
-
Виртуаль дөньяда сак бул! Интернетта утыручы балалар өчен киңәшләр