Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Шаурма

Тәмле булсын!

 

Германиядә – «дёнер», Петербургта – «шаверма», ә бездә... Шаурма 

 

Кирәк булачак:

Ләвәш, тавык ите, кәбестә яки салат, помидор, кыяр, кореячә кишер, суган; соус өчен кетчуп, майонез, сарымсак, кипкән аджика.

Әзерләү тәртибе:

Соус өчен ингредиентларны бергә кушып болгатабыз. Шул соуста әвәләнгән тавык итен табада кыздырабыз. Яшелчәләрне – телемләп, итне шакмаклап турыйбыз. Ләвәшкә соус ягабыз. Кәбестә, помидор, кыяр, кишер, суган, итне бер-бер артлы ләвәшкә салабыз. Шаурманы төрәсе һәм тәмләп ашыйсы гына калды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев