Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Сөтле аш рецепты

Сөтле аш җиңел ашлардан санала.


Сөтле аш җиңел ашлардан санала. Аны, сөт, су, йомырка, яшелчәләр, токмач, вермишель, макарон, тары, дөге һәм карабодай ярмалары салып, бәрәңге белән дә, бәрәңгесез дә пешерәләр.
Бәрәңгесез пешергәндә, токмачны сөт кайнап чыгуга салалар, бәрәңге белән пешергәндә, башта бәрәңге, аннары токмач, сөтле өйрәгә башта - ярма, аннан соң бәрәңге салалар. Сөтле ашны бәрәңгесез пешергәндә, ашка бераз шикәр комы өстиләр.
Сөтле ашны табынга атланмай һәм бөтнек белән бирәләр.
Сөтле токмач:

Сөтле шулпа кайнап чыккач, кирәгенчә тоз һәм шикәр өстиләр дә, өйдә басып кискән токмач салып, токмач өскә күтәрелгәнче кайнаталар. Ашны табынга атланмай салып бирәләр.
1 өлешкә: 350-400 г сөт, 100 г су, 10-15 г шикәр, 50 г токмач, 10 г атланмай, тоз, борыч.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев