Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Сөттән – тәмле панкейк

1 июнь – Бөтендөнья сөт көне

1 июнь – Бөтендөнья сөт көне

Кечкенәдән үк балалар “Сөт эчсәң, зур үсәсең”, “Сәламәт буласың килсә, сөт ризыклары аша!” - дигән сүзләрне еш ишетәләр.

Сөтне кешеләр иң беренче мәртәбә моннан 9 мең еллар элек ашамлык итеп куллана башлаганнар. Иң беренче кыргый сыерларны ияләштергәннәр. Шуннан йорт хайваннары асрый башлаганнар. Сыер – җир йөзендә киң таралган сөт бирүче хайван. Ләкин башка илләрдә әле кәҗә, сарык, ат, дөя, буйвол, болан, лама һәм башка хайваннарның да сөтләрен файдаланалар.

Сөтне хайваннардан гына түгел, хәтта үсемлекләрдән да алып була икән. Мәсәлән, соядан - соя сөте алалар, ул сыер сөтенә охшаган.

Сөтнең файдалы үзлекләре күп булганлыктан, аны элек-электән “яшәү чыганагы” дип йөрткәннәр. Гади генә сөттән төрледән-төрле башка ризыклар да әзерләнә. Күпләр яратып эчә торган катык, йогырт, кефир дисеңме, эремчек, каймак, май... санап бетерерлек түгел.

Сөт - беренче чиратта, кальций чыганагы. Организмга кальций керсен өчен, эремчек, йогырт һәм башка сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк. Сырның каты сортлары да әлеге матдәгә бай. Сөт бөерләргә дә файдалы. Ул организмнан шлакларны чыгарырга булыша. Ә менә кефирда нерв системасын ярсытучы һәм йокысызлыкка китерүче матдә булуы ачыкланган. Аны йокларга 2 сәгать кала эчәргә яки “простокваша”, ряженкага алыштырырга кирәк, дип саный белгечләр. Ә сөякләр өчен эремчек файдалы. Майсызландырылган эремчек ашаганда гына составындагы кальций, фосфор тиешенчә эшкәртелә. Эремчекнең майлылыгы 13-15 проценттан артканда бу хәл күзәтелми. Гомумән, кайсы гына сөт ризыгын алсаң да, майлырак булган саен, кальций начар үзләштерелә.

Сөтне төрле ризыклар әзерләгәндә дә еш кулланабыз. Журналыбыз укучысы, өч кыз бала әнисе Айгөл Тимербулатова сөттән бик тә тәмле панкейклар – ягъни майсыз табада пешә торган коймаклар әзерләргә ярата. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. Пешереп карагыз әле.

Кирәк була:

1 йомырка

3 аш кашыгы шикәр комы

ярты чәй кашыгы тоз

210 мл сөт

3 аш кашыгы сыек май

200 грамм он

1 чәй кашыгы көпшәкләгеч

Эш тәртибе:

Йомырка, шикәр комы, тозны (яратсагыз, ванилин да кушырга мөмкин) яхшылап болгатып аласыз. Сөт һәм май салып, кабат болгатыгыз.

Көпшәкләгеч белән онны кушып, камырга салыгыз да кабат болгатып алыгыз. Камыр әзер! Камырны кызган майсыз табага салып пешерәбез. Панкейкның өсте тишекләнеп чыккач, әйләндерергә кирәк.

Табынга өстенә сыек варенье, каймак, шоколад пастасы, бал салып бирергә була. Табыннарыгыз мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев