Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Сырлы крекер

Кирәк булачак:

250 гр сыр 

250 гр ак май 

2 йомырка

Бер чеметем тоз

300 гр он 

2 гр көпшәкләгеч 

 

    1.    Сырны һәм майны вак кыргычтан у. Камыр өчен кирәкле бөтен әйберләрне салып, әйбәтләп болгат. Камырны 4 тигез өлешкә бүлеп, шарлар әвәлә.

    2.    Һәрберсен уклау белән 3 мм калынлыкта җәй. Өстенә тәлинкә куеп, кырыйларын кисеп ал. 

    3.    Җәемнәрне төрле зурлыктагы көпшәләр белән тишеп чык.  

    4.    Сырга охшаган камыр түгәрәкләрен пицца кебек 8 өлешкә бүл. Кисәкләрне табага тезеп чык. 

    5.    Крекерны 180 Сº ка кадәр кыздырылган пичтә 7-8 минут пешер. 

Кетер-кетер! Синме ул?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев