Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Чәк-чәк

14 октябрь – чәк-чәк көне

Чәк-чәк татар халкының иң кадерле кунак килгәндә әзерли торган милли ризыгы.

Чәк-чәк югары сортлы оннан әзерләнә. Савытка йомырка сытып, сөт, тоз, шикәр комы өстәп, әйбәтләп болгаталар да, он салып, йомшак кына камыр басалар. Камырга бераз чүпрә дә салсаң, чәкчәк йомшаграк була.
Камырны 100 г чамасында кисәкләргә бүлеп, 1 см калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр дә эрбет чикләвеге кадәр зурлыкта кисәләр һәм, болгата-болгата, саргылт төскә кергәнче кызган майда пешерәләр.
Балга шикәр комы салып, аерым савытта кайнатып алалар. Аның әзер булу-булмавын белү өчен, шырпы белән бер тамчы бал алалар, шырпыдан агып төшкән бал сынса, ул инде әзер була. Кайнап торган балның әзерлеген балкашык белән алып, салкын суга тамызып карап та беләләр, бал шар булып катып китсә, җәелмәсә, ул әзер була. Балны озак кайнатырга ярамый, аның, көеп, каралып китеп, чәкчәкнең тәмен дә, төсен дә бозуы ихтимал.
Әзер төшне зур савытка бушаталар, өстенә бал сибеп, әйбәтләп болгаталар, аннары чәчәкне поднос яги тәлинкәгә салалар, кулны салкын суга тыгып алып, чәкчәккә теләгән форманы (әһрам, конус, йолдыз һ.б.) бирәләр. Чәкчәкне монпасье яки төрле борчак конфет белән бизәргә мөмкин.
1 кг бодай онына: 10 йомырка, 20-30 г шикәр комы, тоз; кыздырырга 500-550 г май; 0,9-1 кг бал, 150-200 г шикәр; бизәргә 100-150 г монпасье.

 

Икенче рецепт



Савытка сөт яки су салып, йомырка,сыталар, тоз, шикәр комы, чәй содасы яисә аз гына чүпрәле камыр кушалар. Барысын бергә әйбәтләп изәләр, аннары иләнгән он белән йомшаграк камыр басалар. 10-15 минут буе каплап тоткач, чәк-чәкне кисәләр.
1 кг бодай онына: 75-100 г сөт, 10 йомырка, 40 г шикәр комы, бераз чәй содасы яки чүпрәле камыр, тоз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев