Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Тавыклы бәрәңге “оясы” /РЕЦЕПТ/

Кирәкле булачак ингредиентлар:– Бәрәңге – 400-450 грамм– Тавык итеннән ясалган фарш – 200-250 грамм– Суган – 1 баш– Сарымсак – 1 теш– Йомырка – 1 данә– Он – 2-3 аш кашыгы– Каты сыр – 50-70 грамм.Әзерл...

Кирәк булачак ингредиентлар:
– Бәрәңге – 400-450 грамм
– Тавык итеннән ясалган фарш – 200-250 грамм
– Суган – 1 баш
– Сарымсак – 1 теш
– Йомырка – 1 данә
– Он – 2-3 аш кашыгы
– Каты сыр – 50-70 грамм.
Әзерләү:
Тавыклы бәрәңге “оясы”н әзерләү өчен бәрәңге пешереп, боламык ясыйбыз. Аңа йомырка, тоз һәм он кушабыз. Суытабыз.
Суганны ваклап турап, үтәкүренмәле булганчы кыздырабыз, өстенә фарш, тәменчә тоз һәм ваклап сарымсак салабыз. Әзер булганчы кыздырабыз.

Калай табага пергамент кәгазе җәеп, өстен майлыйбыз. Кашык яисә кондитер капчыгы белән бәрәңге боламыгы алып салабыз, “оя” ясыйбыз. Уртасына фарштан ясалган эчлекне салып, өстенә сыр уабыз.

Духовкада 20-30 минут тотканнан соң, ризыгыбыз әзер була. Тәмле булсын, дуслар!
 

 


 

 

Файдалы киңәшләр:


– Әрчегән бәрәңгегез каралып китмәсен өчен, суда тотарга кирәк;
– Суган тураганда “елатмасын” дисәгез, пычакны салкын суда ешрак юыгыз;
– Бәрәңге боламыгы тәмлерәк, йомшаграк булсын дисәгез, аңа кайнаган сөт, сыер мае кушарга мөмкин;
– Каты сыр булмаса, аның урынына “оя” саен бер чәй кашыгы эретелгән сыр да сала аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев